Эльвира Хаматнурова - Балачагым

Размер: 5.51MB
Битрейт: 320 кбит/с
Описание

Текст песни:

Эльвира Хәмәтнурова көе Резеда Вәлиева сүзләре Балачагым — зәңгәр болон, Зәңгәрлектә бөтен дөнья. Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый, Татлы моңы каба тынга… Зәңгәр-зәңгәр дулкын булып Зәңгәр болытлар агыла. Зәңгәр сулы күлләрендә Зәңгәр балыклар чагыла… Балачагым — зәңгәр болон, Зәңгәрлектә бөтен дөнья. Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый, Татлы моңы каба тынга… Назлы — сылу сөмбел — гөлләр Зәңгәр калфакларын кигән, Зәңгәр кояш нурларына Иркәләнеп башын игән… Балачагым — зәңгәр болон, Зәңгәрлектә бөтен донья. Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый, Татлы моңы каба тынга… Зәңгәр — зәңгәр дулкын булып Зәңгәр болотлар агыла. Зәңгәр сулы күлләрендә Зәңгәр балыклар чагыла… Зәңгәр таңда кояш көлсә, Алсу — зәңгәр нурлар сирпеп, Зәңгәр гөлләр тибрәнәләр Җилбер-җилбер-җилбер итеп…

Жанр: Disco